|
|
Авылдашларым
Мансур абыем Суфияров, түтәе Рәфига - минем инәем һәм мин
Мине аңлар тик авылда үскән генә... Һәр яңгырның, белсәң, төсе, исе була. Изге җан ул, хуҗа авылыбызда, Аллабыз да яңгыр, муллабыз да... Барына да өлгерә ул суын сибеп: Үләннәргә, мал азыгы итеп, Икмәк өлгерсенгә кырда ява, бакчаларга коя, Елга-инешләрне тутырып тора, урманнарны юа. Яңгырларның була кыегы да, турысы да, Кояшлысы була, сукыры да, Бала-чага куандырып, ләйсәне дә сибә бик корыда. Хәтәр яңгыр килә төнгә каршы, өермәле яктан, Үзе белән бәла-каза, үлем алып килә хәтта, Ераклардан шаулап, ялтыр-йолтыр давыл алып. Әби, пышылдауга күчеп, әйтә иде андый чакта: Усалларны ходай шулай кисәтә, дип, Ваемсызга җаза бирә өчләтә, дип. Әгәр йөрсә шунда берәр җен я пәри, Яшен белән яктырта да, күрсәтә, ди. Рас та килде күп тапкырлар күрәзәи ул пышылдау: Я йорт янды, я берәрсен яшен сукты. Һичкемнән дә ишетеп түгел, Эчке тоем белән үзем, Мин төп-төгәл беләм, сизәм – Авыл тынды, өнсез калып, Һәрбер җанга курку керде, Һәркем төбәп күз карашын ялтыраган тәрәзәгә, Бөтен уен, бөтен гамен бер ходайга юнәлдерде. Секунд кына ары аңа Алла иде берни тормый, Хәзер менә башын иеп: “И, Ходаем, Аллам”, диеп, Иреннәрен кыймылдатып, нидер сөйли, ярдәм сорый. Укыналар, чукыналар, бар белгәнен тукыналар, Чардакларда күкләр күкри, калтырана бүрәнә өй... Ә мин бала! Тыныч, гамьсез!.. Хәтта бәхетле, беләмсез! Кылганым юк усаллыклар, мин әлегә бер гөнаһсыз! Усаллыкны әле үзем Күргәнем юк, белмим йөзен. Бик зурдыр ул, чирканычтыр, Бар Рәсәең укынырлык, чукынырлык куркынычтыр. Кешеләр ни?! Агачлар да ботакларын аска иде, Кырда икмәкләр егылып, башаклары җиргә тиде, Гүя алар да ялварып Җир анадан шәфкать сорый. Давыл гына тынмый дулый. Башта түбәне төйде ул, аннан тәрәзгә, ишеккә Бәргәләде, сыный-сыный һәр келәне, һәм ничек тә Өйгә керергә теләде. Төне буе шулай яңгыр бөтен авылны өркетте, Һәркемне урнына куеп, таңда тынды... Давыл үтте. Халык урамга ашыкты.. . Биргән кирәген авылның! Абзыйлар да, Алла дими, мулла дими, төрләндереп, Бирде кирәген давылның! Баганалар утыртылды , Капка басты. Койма торды, Ә балалар көлә-көлә кәгазьдән көймәләр корды. Була тагын көзге яңгыр, Гөнаһларны юар яңгыр, Өлкәннәрнең сынамышын хак итүче юмарт яңгыр. Ходайның ул һәр көнендә сынамышлы яңгыр-кары, Арасында иң назлысы - балачагым яңгырлары. Андый яңгыр атна ява, тәрәзләрне шакып ала, Түбәләрдә вальс бии, җанга рәхәт сеңеп кала. Я әкерен, я тизәя, хыялларың алга килә, Киләчәгең уч төбендә, сөяр ярың уйнап көлә. Төштә кебек, ләкин өндә. Тып-тып иткән назлы көйгә Әкрен генә, рәхәт кенә син йокыга талдың менә. Ә төшеңдә Син күрәсең бу тормышта күрәчәгең, Яшел болын, дала-кырлар, матур җырлар – киләчәгең. Кем авылда туган, шунда үскән, Аның мәңге хәтерендә калыр Гомеренең һәр көне һәм... Тыпырдавык, Көйле, телле - яңгыр.
|